«Көз хатлары»: квест-уен (6+)
3
Ноябрь 2022
Пәнҗешәмбе
Шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар белән массакүләм эш бүлеге балаларны «Көз хатлары» дигән мавыктыргыч квест-уенга чакырды. Көз – моңсу вакыт дисәләр дә, алтынсу яфракларга, вак яңгырга һәм көзге кояшка балалар һәрвакыт шат. Менә ни өчен көзге квест-уен аларда зур кызыксыну һәм куаныч хисләре уятты. Уен «Бию», «Уен шәһәре», «Фикерләүчеләр», «Көзге яфрак» һ.б. берничә станциядән торды. Һәр станциядә балалар өчен кызыклы биремнәр әзерләнде. Яшь эзләнүчеләр Көз биргән уен биремнәрен үтте, ә бүләккә көз уңышлары белән тылсымлы тартма алды. |